Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз"онлайн фото бәйге

2024 ел Гаилә елы уңаеннан Яңга Сала авыл китапханәсе үзенең китап укучы гаиләләр арасында китап укуга кызыксындыру уяту, аларны китаплар дөньясына алып керү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү максатыннан 5-12 февраль көннәре аралыгында “Гаилә белән бергәләп китап укыйбыз" онлайн фото бәйгесе дәвам итте. Бәйгедә иң актив, иң зирәк, иң укымышлы 12 гаилә катнашты. Бәйгенең кагыйдәсе буенча җиңүче өч гаилә : Бурхановлар – 135 тавыш, Хөснетдиновлар – 115 тавыш, Касыймовлар 105 тавыш Приз һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Калган 9 гаиләгә Рәхмәт хатлары бирелде.

   Мәктәп һәм гаиләнең иҗади берлеге булганда, балада китапка мәхәббәт  тәрбияләү уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Әти-әни, әби-бабайлар балага заманча техникадан тыш китап та бирсәләр, аны укырга ярдәм итсәләр, кирәклеген әйтсәләр, бу бик яхшы булыр иде. Алга таба китап укучы гаиләләрнең саннары тагы да арсын иде дигән теләктә калабыз.

“Укы инде,балам,укы!,-диеп

Кирәкми лә миңа әйтергә.

Минем күңелем үзе ашкына ич

Китаплардан күпне белергә.