Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Ак һәм кара шакмаклар" өстәл уеннары

Өстәл уеннары вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел. Алар баланың хәтерен яхшыртырга, вак моториканы үстерергә, санарга, башка уку юнәлешләрен, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итә. Кышкы каникул чорында укучылар белән "Ак һәм кара шакмаклар"дигән өстәл уеннары оештырдык. Бу чарада балалар шахмат һәм шашка уеннарының тарихы белән таныштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Ләкин иң кызыклысы, әлбәттә, ярышлар булды. Бу уеннарда укучылар зур канәгатьлек алдылар, кызыксыгнып катнаштылар.