Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Убырлы маҗаралары" балалар иртәсе

Яңга Сала авыл җирлегенә кергән Яңасала һәм Каенсар авыл клубларында нәни дусларыбыз өчен "Убырлы маҗаралары" дигән бик күңелле чыршы бәйрәме булып узды.
Чыршы бәйрәменә СВО катнашучы егетебез Ахунов Фәниснең гаиләсе чакырылган иде, ЯңгаСала авыл җирлеге башлыгы Айрат Ильгиз улы авыл халкына, балаларга Яңа ел котлавын, изге теләкләрен җиткерде , СВО да катнашучы егетебезнең балаларына яңа ел күчтәнәчләрен тапшырды.
 Бәйрәмебез уеннар, җыр- биюләр, "Убырлының" мөкерләре, уен табышмаклары белән үрелеп барды. Барлык балалар да Кыш бабай кулыннан бүләкләр,күчтәнәчләр алдылар.
  Яңа еллар бары тик шатлык куанычлы хәбәрләр, илебезгә тынычлыклар гынә алып килсен. Сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле матур көннәр телибез.