Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Бетсен ришвәтчелек, бетсен урлашу" түгәрәк өстәл

Ришвәтчелек, ялагайлык, икейөзлелек... Бу ямьсез сүзләр җәмгыятебезгә соңгы вакытта килеп кергән күренешләрнең атамасы. Алар кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләрне: дуслык, ярдәм итү, миһербанлык дигән төшенчәләрне юкка чыгара. 27 нче октябрь көнне Яңасала күчмә авыл китапханәсе Каенсар авыл клубында узган "Бетсен ришвәтчелек, бетсен урлашу"дип  исемләнгән түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә нәрсә ул ришвәт, кем ул ришвәтче, кешеләр саф чиста намус белән кайчан яши башларлар дигән сорауларга җаваплар эзләдек.