Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кызыл китап ни сөйли" мәгълүмат сәгате

Яңга Сала авыл китапханәсендәге чираттагы чарабыз "Кызыл китап ни сөйли?" дип аталды. Балалар бик теләп китапның ни өчен кызыл төстән булуына да җавап таптылар, алай гына да түгел, ни өчен сирәк кенә җәнлекләр, үсемлекләрнең бирегә кертелүен дә бик кызыксынып тыңладылар. Чарага “Җир ул уртак йортыбыз” дигән китап күргәзмәсе төзелде.

"Мин һәм кызыл китап" дип аталган кулдан эшләнгән “Адонис” чәчәге хакында бик бай мәгълүмат бирелде. Шулай ук табигаттә үз үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшердек. Бүгенге мәгълүмат сәгате файдалы һәм  күңелле үтте.