Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Ил сагында батыр егетләр" очрашу кичәсе

"Ил сагында батыр егетләр!"
Каенсар авыл клубындагы дулкынландыргыч, җылы очрашу кичәсенә яше - карты, бала- чагасы, читтә яшәүче авылдашлар кайткан иде. Чөнки СВО дан үзенең хәрби бурычын намус белән үтәүче мобилизацияләнгән авылдашыбыз Ахунов Фәнис Рәис улы чираттагы ялына кайтты. Хәл- әхвәлләр белешкәннән соң авылдашларыбыз бер- бер артлы сүз алып хәтирәләр яңартты, изге теләкләрен җиткерде. Тарих фәннәре докторы, профессор Ф.Г.Ислаев Россия тарихында булган сугышлар турында мәгълүматлар бирде. Фәнискә изге теләкләрен җиткерде.Очрашуыбыз җыр- биюләр белән үрелеп барды.
      Илдә тынычлык өчен хәрби бурычын үтәүче барлык солдатларга, аларның гаиләләренә тирән рәхмәтләребезне, хөрмәтебезне һәм изге теләкләребезне җиткерәбез.
       Безнең илебезнең тынычлыгын яклап яу кырында сакта торучылар белән без горурланабыз. Аларга барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Тизрәк тынычлык урнашып Фәниснең һәм аның иптәшләренең кабаттан өйләренә якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез!
Фәнис кебек батыр егетләребез тынычлык өчен көрәшкәндә, әлбәттә, Җиңү һичшиксез безнеке булыр!