Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Мөнәҗәтләр- рухи байлыгыбыз" очрашу кичәсе

Бу дөньяда күп татыдык
Әчене дә, төчене дә
Тормыш бит ул һич аямый
Олыны да, кечене дә.
Без белгәнне, без күргәнне
Кемнәр генә кичермәгән?
Һай, бу дөнья нужа суын
Кемгә генә эчермәгән.
Каенсар авылы мәчетендә ЯңгаСала авыл китапханәсе, мәдәният йорты, Каенсар авыл клубы белән берлектә "Татарстан Республикасының хатын- кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" проекты кысаларында сугыш чоры баласы, 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе, Арча районының шәрәфле ( мактаулы) гражданы Фатхуллина Рая Ахун кызы белән җылы очрашу кичәсе булып узды. Кичәдә Рая Ахун кызының тормыш һәм хезмәт юлын чагыштырган бай эчтәлекле күргәзмә эшләде. Килгән кунаклар күргәзмә белән якыннан таныштылар. Очрашуны мәдәният хезмәткәрләре матур, җылы эчтәлекле шигырьләргә тереп тамашачыга җиткерделәр. Сугыш чоры баласы буларак Рая ханым мәңге хәтердә уелып калган истәлекләре белән уртаклашты. Үзенең үгет- нәсихәтләрен, киңәшләрен бирде. Тамашачыларыбыз Рая Фәтхуллинаны кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар, теләкләрен җиткерделәр.
Хөрмәтле Рая апа, сезнең белән бүгенге очрашуыбыз һәр кемнең күңелендә якты, җылы, матур бер истәлек булып уелып калыр. Бик зур рәхмәт, Сезгә! Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, иҗат ялкыныгыз сүрелмичә, таза сау булып, якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп яшәгез. Без сезгә нык сәламәтлек, аяз күк йөзләре, иминлек телибез һәм тагы яңа очрашулар көтеп калабыз!