Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Ил язмышы ирләр кулында" очрашу кичәсе

Илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршы алды. Каенсар авылында узган әлеге тантаналы кичәгә тыл ветераннары, төрле елларда хәрби операцияләрдә катнашкан егетләр,Әфган,Чечня сугышы ветераннары һәм Украинадагы махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егетебез Ахунов Ф.Р. аның әти-әнисе, тормыш иптәше чакырылды. Кунакларыбызга мәдәният хезмәткәрләре, укучылар үзләренең матур чыгышларын бүләк итте. Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. барлык халыкны бәйрәм белән котлады, илдә тынычлык өчен хәрби бурычларын үтәүче егетләргә тирән хөрмәтен һәм рәхмәтен, изге теләкләрен җиткерде.

Батыр йөрәкле, лачын егетебез төрле елларда сугышчан операцияләрдә катнашып, үзен гел яхшы яктан гына күрсәткән авылдашыбыз Фәнис Рәис улы авылдашларын бәйрәм белән тәбрик итеп, үзенең хәрби бурычын намус белән башкаруын горурлык хисе белән сөйләде.

  Шушы батыр йөрәкле егетне тәрбияләп үстергән әти-әнисенә, 7 ай буе сагынып көтеп торучы хәләл җефете, ике сабыена олы рәхмәтләребезне, саулык- сәламәтлекләр, сабырлыклар теләп чәчәк букетлары һәм күчтәнәч пакетлары тапшырдык. Фәниснең әнисе Гөлсинә апа авылдашларына, гаиләләренә авырлыклар килгәч ташламаганнары, гел ярдәм кулы сузып торганнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.

 Фәнис исеменә авылдашларыннан җылы сүзләр генә яңгырады.

 Барыбызда бер аваздан Ахунов Фәнис Рәис улына хәерле гомерләр, тазалык- салыклар телибез. Барыр юллары ак, йөзе гел көләч, көннәре кояшлы булсын. Авырлыкларга бирешмичә, сабыр, түзем булып, тиз араларда якыннары янына кайтуын көтеп калабыз.