Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кызыл йомырка җыю" фольклор бәйрәме

      “Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан Каенсар авылында борынгыдан килгән йолаларның берсе “Кызыл йомырка җыю” бәйрәме узды. Бәйрәмгә барлык авылдашлар, кайткан кунаклар бик мулдан әзерләнгәннәр иде.    

     Бала-чага иртә таңнан иң изге теләкләрен әйтә-әйтә өйдән-өйгә кереп, авыл буйлап йомырка, тәм-том, күчтәнәчләр җыеп кайтты. Аннан соң елдагыча Каенсар авыл клубы каршындагы бәйрәмгә җыелды. Ә анда балалар өчен төрле төрле онытыла барган матур  уеннары, бәйгеләре белән мәдәният хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алды балаларны.

      Иң элек китапханәче Фәридә апалары Борханова аларны “Йомырка җыю” йоласының килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтте.

    “Бу йола безгә бактың исә борын-борыннан,  әби- бабайлар заманынан ук мирас булып калган икән бит. Бу бәйрәмнең икенче исеме -“аяк сынаш көне” дип йөртелгән.

    Халык өчен яңа ел январь аенда түгел, ә табигатьтәге тәртип буенча, яз белән килә. Апрель-май айларында бөтен табигать уяна, хуҗалык эшләренең кызу вакыты шул айларга туры килә. Авыл кешесе иң элек елның уңышлы үтүен тели, шуның өчен алдан хәстәрен дә күреп куя. Бу бәйрәмнең берничә вазыйфасы бар: а) хуҗалыкта тавык-чебешләр, башка кош-кортлар үрчесен өчен үткәрелә; б) гомумән мал-туар күп булсын өчен, гаиләгә, йортка бәхетсезлек, бәла-каза килмәсен дигән теләк белән үткәрелә.

    Элек бу көнне бала-чага олы бәйрәм итеп көткән, өлкәннәр дә балаларга яңа кием, йомырка җыю өчен капчыклар теккәннәр һәм кичтән үк: “Онытмадыңмы, иртәгә йомырка бәйрәме,”- дия торган булганнар. Йомыркаларны хатын-кызлар кичтән үк суган кабыгы салынган суда пешергәннәр. Йортка беренче кергән кеше үзе белән йомычка алып керә һәм аны я мич алдына, я идәнгә сибәргә тиеш. Бу гамәлнең мәгънәсе - “ел уңсын, хуҗаларның мал- туарлары күп булсын”. Авыл халкы бер-берсен яхшы белә, шуңа күрә “җиңел аяклы” кешеләрне я кичен үк чакырып кунак иткәннәр, я шул көнгә иртән иртүк килүен үтенгәннәр, сыналган балаларны да шулай чакырганнар. Йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылларында узган. Иң мөһиме бәйрәм- балаларны берләштерә, татулыкка өнди.

    Каенсар авыл балалары, кунакка кайткан балалар бергәләшеп дус- тату булып рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар- биеделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, тиз әйткечләр, мәкальләр белән таныштылар, йомыркалар тәгәрәттеләр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Бәйрәм оешкан төстә бик матур узды. Бүгенге бәйрәмдә барлыгы 60 бала катнашты.