Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Дин гыйлеме –татлы җимеш”очрашу кичәсе

Һәр төбәкнен иң зур горурлыгы, олы хәзинәсе- хезмәт сөюче, матур, уңган , данлы кешеләре бар. Төскә –биткә генә түгел, күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» төбәкара проектына кушылып “Дин гыйлеме –татлы җимеш” дигән очрашу кичәсе үтте. Бүгенге очрашу кичәсен авылыбызның дин гыйлемен бирүче остазыбыз Зилә ханымТимереева Рамазан-шәриф ае фазыйләтләре хакында эчтәлекле вәгазь белән ачып җибәрде. Дин сабагы алган остазларыбыз Рузия апа, Мәймүнә апалар бик матур итеп аятьләр укыдылар, авылыбызның өлкән абыстае Нурания апа Сафинаның вәгазьләрен тыңлап күңелләребез сафланып, тынычланып калган кебек булды.

Кичәбезнең икенче өлеше Татар мөселман дөньясының мөхтәрәм абыстае, остазбикәсе, үрнәк татар хатыны, ихлас күңелле шагыйрә, галимә, күп дини китаплар авторы, мәшһүр милләт анасы Рәшидә Габдулла кызы Исхакыйга багышланды. Китапханәче Рашидә абыстайның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. “Дин гыйлеме- татлы җимеш”- дигән күргәзмәгә күзәтү ясады.

 

Буш үткәрмик гомерләрне,

Сафландырыйк күңелләрне.

Кылыйк изге гамәлләрне,

Без – Мөхәммәт өммәтебез