Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Елгалар-байлыгыбыз, сәламәтлек- саулыгыбыз» экологик бәйге.

Янга Сала авыл китапханәсе укучылары өчен 18 нче январь көнне «Елгалар-байлыгыбыз, сәламәтлек- саулыгыбыз» дигән экологик уен оештырды. «Кешенең табигатькә мөнәсәбәте» экологик конкурсының беренче турында укучылар планетабызның экологик торышы, кеше тормышына нинди куркыныч янавы турында фикерләр алыштылар. "Туган авылым экологиясе" темасына туган авылның әйләнә-тирәлеген саклау проблемалары, аны ничек экологик яктан имин итү турында сөйләштеләр. Өченче турда ике команда арасында экологик викторина узды. Балалар сорауларга, табышмакларга  җавап бирделәр. Кичә ахырында китапханәче "Табигать язмышы-безнең язмыш" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.