Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Милли йолалар – рухи байлык" (фольурок)

“Милли йолалар – рухи байлык”

                                    (фольурок)

Буыннан-буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрергә торышабыз. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Тормыш–көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Безнең авыл да татарлар белән бергә керәшен татарларыда яши. Авыл җирлегендә узучы  йола бәйрәмнәрдә алар  да теләп катнаша. Яңасала мәдәният йортында “Ак калфак”лар белән “Милли йолалар – рухи байлык” дигән исем астында татар халкының кунак каршы алу,яңа йортны котлау, кич утыру йолаларын яңартып фольклор дәрес үткәрдек.