Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"И Туган тел, и матур тел..." әдәби викторина уен.

Яңасала авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Татар халык шагыйре, халкыбызның Бөек улы Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан "И Туган тел, и матур тел..." дигән исем астында әдәби уен- викторина оештырды. Максат: укучыларда туган телгә,татар теленә  әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү; милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.Китапханә мөдире балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, балалар фольклорының үрнәкләрен укып күрсәтте. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, җырлы-биюле уенда катнаштылар, татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар, шигырь сөйләү бәйгесе дә бик күңелле үтте.