Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Әфган җилләре»

15 февраль - үзенчәлекле көн, бу совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлау көне.Әлеге истәлекле дата уңаеннан,  Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга  багышланган  очрашу кичәсе безнең Шушмабаш урта мәктәбендэ утте. Носы, Шушмабаш авылларында яшәүче Әфганчы интернационалистлар Шәймарданов Әнис Равил улы, Нәбиев Фәнис Мөдәрис улы, Вәлиев Рамил Зөфәр улы кунакта булдылар.Укучыларның матур җырлары, биюләре белән үрелеп барган бу очрашу бик җанлы булды. Кунакларыбызга укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Ә сораулар бик күп булып чыкты. Алар тулы, матур җаваплар бирделәр. Очрашу мизгелләре безнең күңелләрдә озакка сакланыр.