Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Туган телем- татар теле!»

21 февраль Халыкара туган тел көненә багышлап узган  «Туган телем- татар теле!»,  дип аталган шигырь кичәсе күпләрнең күңеленә хуш килде. Сәхнәдән төрле телдә шигырьләр яңгырады,  моң агылды. 9 нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллина Лилия, 6 нче  сыйныф укучысы Айгөл Фәттахова шигырь сөйләп таң калдырды. 7нче сыйныф кызлары башкарган җырларны тамашачылар алкышларга күмде. Туган телебезне саклау һәм үстерү безнең изге бурычыбыз. Телебезне ямьсез сүзләр белән чуарламыйча, аны чүпләмичә киләчәк буыннарга тапшыру безгә буыннан-буынга калган мирас. Бу мирасыбызны саклыйк һәм мәңгелек итик.