Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Тормыш һәм иҗат батырлыгы»

Шушмабаш авыл китапханәсендә олуг әдипнең истәлегенә багышланган әдәби-иҗади кичә үтте. Кичәдә мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес – Фәнис Яруллинның иҗатына битараф түгел икәнлекләрен күрсәттеләр.  Кичәдә аның әсәрләре кабаттан искә төшерелде: шигырьләре, хикәяләреннән өзекләр укылды, шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңланды. Әлбәттә, язучының тормыш юлына күзәтү ясамыйча булдыра алмадык. Кичәдәге әлеге матур мизгелләр һәрберебезнең хәтерендә озак сакланыр. Ә без аның әсәрләрен өйрәнүне, иҗатына багышланган чаралар үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.