Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Тормыш җырчысы

Публицист Нияз Акмалның тууына 70 ел тулу уңаеннан, (1954-2007) Шушмабаш авыл китапханәсендә язучының әсәрләре күрсәтелгән китап күргәзмәсе төзелде, укучыларга тәкъдим ителде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нияз Акмал үзенчәлекле шагыйрь һәм талантлы прозаик буларак танылды. Аның китаплары, шулар арасында «Учак», «Үз урамым», «Бохара мачысы» һәм «Кузләремнең төсе узгәрмәде» укучылар йөрәген яулады. Аның иҗаты татар халык поэзиясен яратучылар хәтерендә мәңгегә калачак.

14 февраль көнне Шушмабаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән "Тормыш җырчысы" Нияз Акмаловның Үз урамым китабына укучылар конференциясе булды. Яңа чыккан "Слово пацана" киносы белән чагыштырып яшүсмерләр җинәяте турында фикер алыштык.