Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Герой-шагыйрь Муса Җәлил"

 Бүген - 15 нче февраль Бөек язучы Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан, "Ак каен" балалар бакчасында М. Жәлилне искә алу кичәсе үтте.
Балалар кечкенә Җәлилнең тормышы белән таныштылар, балалар өчен язган шигырьләрен укыдылар, ул кечкенә чакта яратып уйный торган уеннарын уйнадылар.
М. Җәлилнең туган ил өчен көрәшкән вакытларын бик кызыксынып тыңладылар. Солдат хатлары белэн таныштылар, хәтта яшерен хат укыдылар.
Кичә ахырында викторина ярдәмендә өйрәнгән материалны ныгыттылар.
Шагыйрьнең батырлыгы - безнең өчен горурлык. Шуңа күрә без М. Җәлилнең бай иҗатын күбрәк белергә, балаларга тирәнрәк өйрәтергә бурычлы.