Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

" Йөрәк җылысы "

 3 декабрь көнне, Шушмабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белештеләр.Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер тапкыр искәртү. Һәр кеше игътибарлылык һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның проблемасы бер,ул-аралашу җитмәү. Шушмабаш авылында да инвалид кешеләр бар, аларга мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк. Без коллективыбыз белән Искәндәр, Наил,Рамил, Индира, Айрат, Камилә  янына бардык, аларга бүләкләр тапшырдык. Безнең аралашу җылы дустанә мөнәсәбәттә узды. Без яңалыклар белән уртаклаштык, бер-беребезнең уңышларына куандык. Бу күркәм традиция алга таба да дәвам итәр, дип ышанабыз.