Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Бәрәңге бәйрәме”

 

Иртә яздан бакчасында эшләп, җәй буе мул уңышка өметләнеп тир түккән авыл халкы бүген тырыш хезмәтенең җимешләрен татый. Җиләк-җимешләрдән төрле кайнатма, эчемлекләр әзерләп, яшелчәләрдән салатлар ясый; соңгы атналарда бәрәңге казып, бу уңышны да базларга урнаштыра. Бакчаларда тәгәрәшеп үскән “йомры гәүдәле, йодрык кадәрле” бу яшелчә безнең өстәлләрдән ел әйләнә төшми дисәк, дөрес булыр. Кеше организмы өчен файдалы матдәләргә бай бәрәңгедән бик күп төрле ризыклар әзерләнә. Гомумән, Җир-Ана бүләк иткән әлеге нигъмәттән башка бүгенге тормышыбызны күз алдына да китерүе кыен. 23 нче сентябрь көнне Шушмабаш мәдәният йортына “Бәрәңге бәйрәме”нә килүчеләрне дә әлеге яшелчә “берләштерде”. Җиңүчеләргә, бәйгедә катнашып кызыксындыру призларына лаек булучыларга, шулай ук  төрле уен-ярышларда катнашкан тамашачыларга да бүләкләр тапшырылды.