Татарча диктант
10 сентябрь көнне Шушмабаш авыл китапханәсе “ Татарча диктант Яз” дигән бөтендөнья акциясенә кушылды. Диктант язуда Шушмабаш мәдәният йорты һәм авыл халкы катнашты. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу.Диктантны Зарипова Чулпан Фаргать кызы укыды.