Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Театр яктылыкка нурга илтә.

Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате - милләтебезнең казанышы һәм горурлыгы ул.  22 нче декабрь көнне Шушмабаш  урта мәктәбендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында татар профессиональ театры оешуга 110 ел тулу уңаеннан  кичә узды. Шушмабаш авыл китапханәчесе театрга нигез салучылар турында һәм театрның кыскача тарихы белән таныштырып үтте. Аннары театр түгәрәгенә (җитәкчесе Вилданова Г) йөрүче балалар Урман әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.