Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Җиңү килде җиргә яз булып

Бөек Җиңүнең  71 еллыгы авылыбызда зурлап билгелзп үтелде.Обелиск янында уздырылган митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган монтаж куйдылар. Сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә веноклар салынды.