Чын батырлык - илгә тугрылык. Интеллектуаль уен.
22 июнь –Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Максат: Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.Сәламәт, тыныч яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.
22 июнь көнне, Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгеләп үттек.Китапханәдә “Чын батырлык – илгә тугрылык” дип аталган интеллектуаль уен үткәрелде.Батырлык, сугыш турындагы китапларны барладык, викторина уены уйнатылды.Һәйкәлдәге кайтмый калган солдатларның исемнәре язылган исемлекне тагын бер кат күздән кичердек.
Батырлык ул – рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Һәм буыннардан – буыннарга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән.