Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып котлау.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Шекә авыл китапханәсе мөдире Локманова Г .Х. һәм клуб мөдире Абдуллина Л. Р. тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына өйләренә бардык. Аларны Бөек Җиңү белән котладык, котлау открыткалары тапшырдык, аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләдек.       Котлаулар битараф калмады-сугыш чоры балалары безне  шатланып каршы алдылар. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр ачлык еллары турында алар күз яшьләре аша сөйләделәр, әби-бабаларын, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алдылар. Акыллы тормыш киңәшләрен бирделәр, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.