Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кагыйдәне белегез һәм сәламәт булыгыз"

  

 Балаларның куркынычсызлыгы безнең җәмгыятьтә иң мөһим проблемаларның берсе. Бу максаттан, 19 июньдә, Апаз  авыл китапханәсендә 1-6 сыйныф укучылары өчен "Кагыйдәне белегез һәм сәламәт  булыгыз" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Чара куркынычсызлык кагыйдәләренең  килеп чыгу  тарихы белән башланды. Китапханәче юл куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен санап чыкты, һәм конкрет мисаллар кулланып, аларны үтәмәү кешене бәхетле тормыштан  мәхрүм итә алуын аңлатты. Укучылар  юлда уңайлы сәяхәт итү өчен төрле киңәшләрне һәм кисәтүләрне искә төшерделәр. Чара юл куркынычсызлыгына багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе белән тәмамланды.