"Балачак - иң бәхетле чак"
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә. Балаларның киләчәге матур булсын өчен- тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан "Балачак - иң бәхетле чак" исеме астында күмәк спорт уеннары үткәрелде. Балачак – иң бәхетле һәм мәшәкатьсез вакыт ул, күңелләрендә бары тик җылы хисләр генә калсын.