Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Иркен сулыш алып, аек тормышта яшә!"

  19 сентябрь көнне 14:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, алкоголизмга каршы көрәшкә багышланган "Иркен сулыш алып, аек тормышта яшә!" мәгълүмати листовкалар таратты. Хәтта 21 гасырда да зарарлы гадәтләр проблемасы үзенең актуальлеген саклый, һәм аңа каршы торырга кирәк. Листовкаларда кешенең организмына һәм психикасына гына түгел, аның барлык әйләнә-тирәсендәге, якыннарына һәм туганнарына да алкоголь зарары турында мәгълүмат язылган. Листовкалар укучыларны үз-үзен җимерүдән кисәтергә тиеш. Листовкалар авыл халкына җенесенә яки яшенә карамастан өләшенде. Бу бер генә кеше дә тайгак юлга басмасын өчен эшләнелде,  чөнки аннан чыгу мөмкин түгел.