Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

«Нәүрүз - ямьле яз бәйрәме»

 19 мартта Апаз авыл китапханәсе Апаз мәдәният йорты белән берлектә спонсорлар ярдәмендә киң катлам укучылар өчен «Нәүрүз - ямьле яз бәйрәме» фольклор бәйрәме үткәрде. Язның килүе кешеләрнең тормышында иң шатлыклы вакыйгаларның берсе.  Һәркем өчен бу табигатьнең яңадан торгызылуы, тормыш тантанасы, мул уңыш елына өмет бәйрәме. Әлеге очрашу вакытында авыл халкы 21 мартта күңелле милли җырлар һәм биюләр, сыйлар, шаяртулар һәм гомуми күңел ачулар белән билгеләп үтелә торган бәйрәмнең тарихы һәм традициясе белән танышты. Укучылар һәм авыл халкы спорт уеннарында актив катнаштылар. Ашау, чәй эчү оештырылды. Бәйрәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды