Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Иң татлы тел - туган тел"

 Туган тел көне уңаеннан Апаз авылы "Гөлчәчәк" балалар бакчасына йөрүче балалар белән  "Иң татлы тел - туган тел"! дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Үз телебезне сакларга, онытмаска кирәклеге аңлатылды. Татар телендә күп кенә матур әкиятләр, мультиклар ясыйлар, күбрәк татар каналларын карап , үз телебезне ныгытырга кирәклеге аңлатылды. Викторина оештырып татар мәкальләре белән таныштырылды. Татар теленең безгә бик мөһим икәнлеген, телне саклау безгә әби- бабайлардан калган бурыч икәнлеге төшендерелде.