Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Виртуаль аралашу куркынычы"

  21 гасырны хаклы рәвештә Интернет чоры дип саныйлар. Социаль медиа һәм онлайн ресурсларсыз безнең тормыш инде мөмкин түгел. Әмма, Бөтендөнья челтәренең уңай һәм тискәре яклары бар. Кибер куркынычсызлыкны балачактан өйрәтергә кирәк. Шушы максат белән 13 февраль көнне 14:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсе укучыларга "Виртуаль аралашу куркынычы" исеме астында мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче интернетта нинди куркынычлар көтә алуы, мәгълүматларны, акчага  яки психикага зыян китермичә , сакланып эшләргә кирәклеге хакында  хәбәр итте. Балалар төрле проблемалы ситуацияләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.