Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Балалар хокуклары иленә сәяхәт "

Балалар-җәмгыятьнең мөһим өлеше. Шуңа күрә аларның да үз хокуклары һәм бурычлары бар. Хокуклар шәхси чикләрне бозуны булдырмый, иркен эшләргә һәм уйларга мөмкинлек бирә. Ләкин, күпләр, хәтта олылар да, алар турында белмиләр. Шуңа күрә 11 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Апаз урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Балалар хокуклары иленә сәяхәт "дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга нәрсә ул хокук һәм кешеләрнең нинди хокуклары барлыгы турында сөйләде. Бигрәк тә "Бала хокуклары турында" конвенциясендә язылган балалар хокукларына кагылды. Укучылар үз хокукларын бозмаска мөмкинлек бирүче бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.