Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Балкыш" фестивале.

21 февраль көнне Апаз авыл мәдәният йортында "Балкыш" фестивале сайлап алу туры узды. Фестивальдә  авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге җыр-моң сөючеләр мәртәбәле жюри каршысында чыгыш ясады.. Пенсия яшендә булуга карамастан үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Гармун көенә җырлар җырладылар, сәнгатьле итеп  шигырь сөйләделәр,  төрле милләт биюләре башкардылар. Һәрбер катнашучыга да рәхмәт сүзләре әйтелде, истәлеккә диплом бирелде.