Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Деловая игра для детей "Әгәр дә.."

 Максаты:  балаларның фикер йөртүләрен дөрес якка юнәлтү, аларны төрле ситуацияләрдә уяу булырга, югалып калмаска, дөрес адым ясарга өйрәтү.

“Шикле кеше” мәктәп бинасына җиңел генә үтеп керергә тырышты, башта теркәлү дәфтәренә үзенең фамилиясен яздырмады, паспортын күрсәтүдән баш тартты,  укытучылар мәктәпкә кертмәгәч, ришвәт бирергә азапланды, участок полицейскиена шалтыратырга җыенганнарын күреп , чыгып китте.

“Шикле кеше” мәктәп бинасы янында балаларның тәнәфескә чыкканын көтеп торды. Төрле уенчыклар биреп, балалардан гаилә, күршеләре, авыл халкы турында мәглумат алырга тырышты. Балалар укытучыларын чакырырга теләгәч, аларга бизәнү әйберләре биреп, дәрестән соң җыелырга киңәш бирде, балалар  риза булмады. Сотовый телефон тәкъдим итеп, мәктәп эченә кара сумка алып керергә өндәп карады. Болай да барып чыкмагач, акча биреп, балаларга өндәмә кәгазе калдырып китәргә теләде.  Шунда  Муллаянов Руслан мәктәп янында ятучы кара сумкаларны күреп, укытучыларга хәбәр итәргә теләгәч, “шикле кеше” тиз-тиз атлап китеп барды.

Шуннан соң балалар укытучылар белән бергә экстремизмга, терроризмга каршы тору өчен   түбәндәге  кагыйдәләрне кабатладылар.       

 •                     Һәрвакыт уяу булырга.Таныш булмаган кешеләр, аларның үз-үзләрен дөрес тотмау күренешен күрсәгез, укытучыларга, өлкәннәргә, тәртип саклау органнарына хәбәр итәргә.

 •                     Очраган сумка, пакет, чемодан, портфель күрсәгез кулыгызга алырга кирәкми.

•                     Үз көчегез белән күңелегезгә сәер булып тоелган әйберләрне  зарарсызландырырга тырышмаска. Бу бик куркыныч!

 •   Тиз генә куркыныч зонадан чыгып китеп,өлкәннәргә хәбәр итәргә.