Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

ИПЧ“ Наркоманнар- ялгышлык корбаннары”

Башта    беренче мартның бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне  икәнен билгеләп үттек.

Аннары китапханәче  “Без наркотикларга каршы “дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды, наркотикларны куллану, аларны тарату, таратучыларга ярдәм итү, арадашчылык итү өчен нинди җаваплылык каралганын бик җентекләп аңлатты, наркоманнарның – ялгышлык корбаннары булуын, бер генә тапкыр файдаланып караганнан зыян булмас дип уйлап наркотик кулланып караучыларның нык ялгышуын билгеләп үтте. Шулай ук наркотиклар куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә китергәнен аңлатты. Бер наркоманның яшьтәшләренә атап язган хатын укыды. Барыбызны да сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды.

Соңыннан “Замана афәтенә ЮК дип әйтик “дигән электрон презентация карадык.