Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Ифтар мәҗлесе "Рамазан - Раббыбыз бүләге"

      ООО "Ашытбаш"ның генераль директоры Мубаракшин Рөстәм Мидхәт улы гадәттәгечә изге Рамазан аен зурлап Ак-Чишмә авылында ифтар мәҗлесе уздырды. Акчишмә авылыннан Тәлгать хәзрәт барыбызны да Рамазан ае белән котлады, бик үтемле вәгазь сөйләде, коръән аятьләрен укыды, азан яңгырап ахшам намазына дәште. Мәҗлестә катнашучылар тәмле ризыклар белән тукланып Рамазан аен зурладылар. “Рамазан ае – Аллаһ бүләге, ураза тоту – җәннәт терәге” исемле китап күргәзмәсе эшләде. “Гаилә учагы” журналының төрле номерларыннан Рамазан аенда булган тарихи вакыйгалар, ураза һәм кадер кичәсенең фазыйләтләре, фитыр сәдакәсе турындагы язмалар белән таныштык.