Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Матурлык җырчысы” дип аталган китап күргәзмәсе

     2 март көнне татар халык язучысы Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тула. Шул уңайдан Ак-Чишмә авылы китапханәсендә киң катлам китап укучылар өчен  “Матурлык җырчысы” дип аталган китап күргәзмәсе ачылды. Халык абруен казанган язучы Әмирхан Еникиның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучыларны китапханәбездә көтеп калабыз. Язучының татар, рус һәм инглиз телендә басылган китапларын алып укырга, кызы Флера Карташева һәм оныгы Рөстәм Тюменевта сакланган фотосурәтләр һәм язучының үз кулы белән язып калдырган язмалары белән танышырга мөмкин.