Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Киң кырлы шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсе

    Бөек тарихчы, дини реформатор, педагог, этнограф,энциклопедияләр төзүче галим, мәшһүр мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 16 январь көнне 205 ел тула. Шул уңайдан, китапханәбездә “Киң кырлы шәхес” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Мәрҗанинең иҗаты, аның ислам диненә мөнәсәбәте, халкыбыз тарихында тоткан урыны, аның гаиләсе турында кызыклы мәгълуматлар, “Мәрҗани” автомарафоны һәм башка яңалыклар белергә теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз.