Әңгәмә- практикум “Сылу кызлар сулар ага Зарыйф чишмәсеннән”
Яшьләр белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.
Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек. Сулыклар, андагы тереклек ияләре, аларны саклау турында сөйләштек, сулыкларны саклау кагыйдәләрен атадык.
Ак-Чишмә авылының Зарыйф чишмәсенең тирә-юньне чистарттык, чишмә бурасын буядык.