Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль кунакханә "Төкле аягың белән, Яңа ел!"

"Төкле аягың белән, Яңа ел!" дип аталган киң катлау китап укучылар өчен әзерләнгән музыкаль кунакханәне китапханәче Рөстәм ага Зәкуанны искә алудан башлап җибәрде. Рөстәм ага бүләк иткән “Ак-Чишмә” җыры аеруча моңлы булып яңгырады. Аннары китапукучыларга “Бәйрәмнәр имин үтсен”, “Тылсымлы да серле дә Яңа ел” исемле китап күргәзмәләрен тәкъдим итте. Барлык китап укучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр теләде, бәйрәмне ачып җибәрде.

Кичә матур шигырьләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар, күңелле уеннар  белән үрелеп барды.

Мухаметханов Тәлгатьнең, Гарифуллина Айгөлнең, Гильметдинова Люциянең, авылыбыз кияве Таһирның матур җырлары тамашабызны тагын да ямьләндерде. Габделхәева Рәсиләнең һинд кызлары биюе һәркемнең күңелен күтәрде.

 Безнең Яңа ел бәйрәменә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде.

Соңыннан лоторея билетлары уйнаттык.