Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Тукай туган көндә” шигырь бәйрәме

Бүген, 26 нчы апрель көнне, Хәсәншәех балалар бакчасында  зур бәйрәм- Тукай туган көнен билгеләп үттек.  Әлеге бәйрәмгә без дә кунак итеп чакырылган идек. Нәни дусларыбыз берсеннән-берсе матур итеп Г.Тукайның шигырьләрен татар, рус телләрендә сөйләде, аның сүзләренә җырлар башкарды. Күп кенә әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу әкият, шигырьләр аша балалар акыллы, тәртипле, тырыш булырга кирәклеген аңладылар. Әле кечкенә булсалар да, балаларның Тукай иҗаты белән кызыксынулары күренеп тора. Шулай ук бәйрәмгә ямь булып әти-әниләр һәм балаларның кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылылган иде.  Шөкер, балалар нинди сәләтле, булдыралар бит, дип сокланып, куанып кайттым. Нәни дусларыбызга, тәрбиячеләргә , әти-әниләргә рәхмәтебезне җитерәбез. Әнә шулай бергә, бергә эшләргә язсын!