Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хөрмәтле үзидарә хезмәткәрләре, ветераннар һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлаулар кабул итегез!

Җирле үзидарәгә авыл халкы барлык проблемалары, гозерләре белән мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә үзидарә хезмәткәрләре һәрбер авыл, анда яшәгән кешеләр  турында тулы мәгълүмат бирә ала, һәр кешенең яшәешен белә. Авыллар бай, төзек, өйләр берсеннән-берсе матур икән, монда кайчандыр авыл Советында эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган, мөхтәрәм ветераннарыбызның, бүгенге үзидарә хезмәткәрләренең өлеше зур. Элек-электән безнең авыл җирлекләре башлыклары, хезмәткәрләре барысы да – тәҗрибәле, белемле, заман белән бергә атлаучы үз эшләренең осталары булды. Сезнең эшегез ул һәрвакытта да күренә һәм тоела да алмый, ләкин бу - кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән зур көндәлек хезмәт. Хөрмәтле ветераннарыбыз, үзидәрә хезмәткәрләре! Эшләгән эшләрегез өчен зур рәхмәт. Әлеге истәлекле көндә сезгә ихлас йөрәктән барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте һәм зур җиңүләр телибез. Әле тагын күп еллар авыл халкыннан рәхмәт кенә ишетеп эшләргә язсын сезгә. Авылллар тагын да матурайсын, авыл халкы эшле, ашлы булсын. Бергә, бергә яшәргә язсын!