Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Апаз авыл җирлеге иң үрнәк җирлекләрнең берсе

Садиков Ринат Шамил улы Апаз авыл җирлеге белән 15 ел идарә итә. Монда хәтле ул мәктәптә укытучы, совхозда экономист вазыйфасын башкара. Ринат абый эшләгән чорда җирлегебез районда гына түгел, республикада таныла. Алда әйтеп үткәнебезчә республика күләм бәйгедә катнашып,  “Иң яхшы күрсәткечләр өчен”  2013, 2019 еларда грантка ия була. Бу чорда авылларның йөзе танымаслык булып үзгәрә: мәктәпләрдә, мәдәният йортларында зур ремонтлар башкарыла, Хәсәншәехта Федераль күләмдә балалар бакчасы төзелә, мәчетләр, чишмәләр төзекләндерелә, хоккей тармалары, балалар мәйданчыклары булдырыла, юллар асфальтлана һ.б., һ.б. Шушы эшләрнең нәтиҗәсен Республикабыз югары бәяли.

Апаз авыл җирлеге гомер-гомергә районда иң үрнәк, төзек, чиста җирлекләрнең берсе булды. Безнең җирлектә республика күләмендәге чаралар да һәрвакыт югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән уза. Әйе, Ринат абый эшен намус белән башкарды, кешеләр белән һәрвакыт уртак тел таба белде.  Авыл халкы алдында да, җитәкчеләр алдында да абруйлы булды.

Рәхмәт Сзгә, Ринат  абый. Сезне күргәч иң якын кешене, кадерле кешебезне күргән кебек булабыз. Сезгә Ходай сәламәтлек, таза, тигез, тыныч тормыш бирсен.Теләк-ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез!