Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яшәү гүзәллеге - кылган изге гамәлләрдә, кешеләр хәтерендә һәм күңелендә калган күркәм эшләрдә

Яшәү гүзәллеге - кылган изге гамәлләрдә, кешеләр хәтерендә һәм күңелендә калган күркәм эшләрдә, ди халкыбыз.

Шундый кешеләр бар, алар сүзләре, эш-гамәлләре белән күпләрнең, тулаем авылларның, районның язмышына үзгәреш кертә. Әлбәттә инде, бу кешедән зур җаваплылык, тәвәккәллек таләп итә...

Бүген сүзебез әнә шундый шәхес турында. Әхмәтов Мансур Готов улын да Апаз авыл җирлеге халкы, районыбыз аның халкы хакына кылган эш-гамәлләре өчен һәрчак рәхмәт сүзләре белән генә искә алачак һәм аны онытмаячаклар дип зур ышаныч белән әйтеп була.

37 ел “Ватан” хуҗалыгында җитәкче булып эшләгән Мансур  Әхмәтов белмәгән кеше юктыр. Ул да бераз авыл Советында эшләп алган. Җирле үзидәрә эшчәнлеген күмәк хуҗалыктан аерып булмый. Авылдагы төзелеш, юллар салу эшчәнлегендә транспорт һәм эшчеләрне туплауда Мансур Готов улының ярдәме зур булды. Гомумән алар икесе бергә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә эшләр җырлап бара, нәтиҗәләр матур була. Әйе, бүгенге көндә Апаз авыл Советы үз аягында нык басып торучы, "Ватан" агрофирмасы белән берлектә кулга-кул тотынып эшләүче җирлекләрнең берсе.

Мансур Готович! Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын! Алга таба да нәтиҗәле хезмәт, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телибез Сезгә!