Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Безнең язмабызның герое Каратай авылында гомер итүче Мингазева Фирдания Мәгъсүм кызы нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе.

1971- 1978, 1992-2002 нче елларда Апаз авыл җирлегендә хезмәт куя. Аның 30 елдан артык хезмәт стажының, 17 елы авыл Советында сәркәтип вазыйфасы  башкару.

Авыл Советының бөтен документлары кулдан тутырыла торган чаклар булган. Үтә төгәллек, бер генә хәреф хатасы да булдырмыйча туу турында таныклык, паспотлар, гомумән бөтен документны Фирдания апа башкара. Ул елда эшләгән секретарьлар  6 авылны да җәяүләп йөреп чыгарга, һәр йортка кереп төрле мәгълүмат җыярга тиеш булган. Өлкән буын кешеләре әле дә: “Йорт башы кеше булса да, ничек өлгерә икән бу Фирдания”,-дип сокланып искә алалар. Шуны да искәртик, бу чорда авыл урамнарында асфальт юк, телефоннан гына мәгълүмат алу мөмкинлеге чикле...

Әйе,  үзенең пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып торган, эшен яратып, аңа бар күңелен салып, илгә-көнгә файдалы булып гомер иткән Фирдания апа. Шуңа аны тирә-як авыл халкы үз итә, хөрмәт итә.

Фирдания апа, балаларыгызның игелеген, авылдашларыгызның, күршеләрегезнең хөрмәтен тоеп яшәгез, тормышыгыз имин,  бәрәкәтле булсын!