Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Хезмәт китергән хөрмәт” Орашу кичәсе

 12 апрель көнне Апаз авыл китапханәсендә бик җылы, бай эчтәлекле очрашу кичәсе булып үтте. Кичәне Апаз авыл җирлеге коллективы һәм шушы авыл җирлегенә кергән  китапханә хезмәткәрләре оештырды. Бу орашуыбызны без “Хезмәт китергән хөрмәт”  дип атадык.

236 ел элек Екатерина Икенче җирле үзидарә турында Россия законнары үсешенә башлангыч  бирә. 2012 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 21 апрель рәсми рәвештә җирле үзидарә көне дип игълан ителде. Шушы бәйрәм уңаеннан уздырылган очрашуда гомерләрен туган җиргә, үзидарә хезмәтенә багышлаган якташларыбыз, үзидарә хезмәткәрләре  һәм 8 нче 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренең эшләү дәверендә килеп чыккан кыенлыклар, күңелле мизгелләрен искә төшерделәр. Укучыларга һөнәр сайлауда үзләренең киңәшләрен бирделәр. Нинди генә һөнәр сайласагыз да, чын кешеләр булып калыгыз, туган ягыбызга эшкә кайтыгыз, диделәр. Авыл Советының үткәне, бүгенгесе турында “Җирле үзидарә-хакимиятнең халыкка иң якын баскычы” дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды, обзор ясалды. Очрашуда шулай ук телләр һәм халыклар дуслыгы турында да сүз булды.

Ике сәгаттән артык барган әлеге очрашу күтәренке рухта, матур һәм ихлас килеп чыкты. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте.