Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехның бай тарихлы чыптачылары

Бу фото рәсемдә-Хәсәншәех авылы халкының өлкән буыннары хәтерендә зур эз калдырган чыпта сугу станогы.

Тәпи йөри башлау белән, өлкәннәр белән бер рәттән, балалар да чыпта сугу эшенә өйрәнгән. Һәр гаилә төнге 2 ләрдә торып мунчаладан чыпта, кап ясый торган булган. Авыр булса да, бу эш төшемле булган. Хабибуллина Нурсыя апа истәлекләренә караганда чыпта сугу аларга өстәмә акча эшләргә мөмкинчелек биргән. Эшкә киткәнче 5 чыпта сугып күлмәклек акча эшли алганнар.

1895 елгы тарихи мәгълүматлардан игътибарга иң лаеклысы: Хәсәншәехта 232 кешенең чыпта сугу белән шөгелләнүе күренә. Балтач волостендәгы 29 авылның берсе дә бу яктан Хәсәншәехка тиңләшә алмый. Калган авылларда исә биш-ун кеше генә чыпта сугу белән шөгелләнгән. Хәсәншәех чыптасының абруе югары булган: Казанның күренекле бае Тихомиров аларны берничә тапкыр чит илгә күргәзмәгә алып бара. 1878 елда Парижда узган Бөтендөнья күргәзмәсендә көмеш медальга, юкә курысыннан үрелгән эшләнмәләр (чыпта һәм чабата)1893 елда Чекагода узган күргәзмәдә алтын  медальга лаек була (Татар энциклопедиясе сүлеге, 656 бит).

Износковның 1885 елда чыккан мәгълүмат китабыннан күренгәнчә, Хәсәншәехта чыпта сугу 1870-1880 еллар арасында башлангандыр дип фаразларга була.

Моңа өстәп, 1937 елгы хуҗалык китабында 256 хуҗалыктан 228 енең авыл хуҗалыгыннан тыш, шөгыле чыпта сугу булуы әйтелгән.

80 елларга кадәр дәвам иткән чыптачы Хәсәншәех укучыларын күрше авылларда үрнәк итеп сөйли торган булганнар. Мактарлык шул, укырга киткәнче балалар әти-әниләре белән чыпта сугып акча эшләп мәктәпкә килә торган булганнар. Кече яшьтән эшләп үскәнгә, тырышлыклары нәтиҗәсендә авылыбыз халкы әле дә мактаулы.