Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңа китап!

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, профессор, академик, 40 лап фәнни хезмәт авторы, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин турында  “Авыр үлчәүдәге көрәшче” исемле яңа китап тәкъдим итәбез. Китап бай эчтәлекле, матур гади сөйләм телендә язылган. Мавыгып укыла. Биредә әнисе Фәриха апаның истәлекләре, сеңлесе Маһиәнвәрнең абыйсына карата булган җылы хисләре искиткеч матур итеп бәян ителә.

Фатыйх Сәүбән улының нәсел җебе Хәсәншәехка килеп тоташа.  Аның бабасы Нәҗметдин Хәсәншәехның бик абруйлы кешесе, таза игенче булган. Физик таза булу өстенә, бик туры сүзле дә була ул. “Авылда нинди мөхим хәл килеп чыкса да аның фикерен искә алалар иде”,-дип сөйлиләр өлкән кешеләр. Нәҗметдин беренче хатыны вафатыннан соң, үзеннән 25 яшькә яшьрәк кызга өйләнә. Аларның беренче кызлары Фариха. Хәсәншәех кешеләре Республикага мәгълүм кодрәтле җитәкче Фатыйх Сибгатуллинга булдыклылык бабасыннан күчкән, дип горурланалар.