Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бер гасырлык тарихы булган мәктәп

Кеше кайда гына яшәсә дә, нинди генә хезмәт башкарса да, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, аның балалык еллары мәктәп аша уза. Аның күңелендә балачак хатирәләре, укытучылары турындагы истәлекләр иң кадерле ядкәр булып саклана.

Районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән Хәсәншәех төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 100 еллык тарихы бар. Бер гасырлык тарихы булган Хәсәншәех мәктәбендә, бихисап талантлы укытучылар эшләгән, эшли.

1921 елгы мәктәпләр тутырган отчеттан күренгәнчә Хәсәншәех авылында беренче мәктәп 1919 елда ачыла. Тарихи чыганакларда өч мәхәлләле зур авылда ике генә сыйныф булганы, анда 112 бала укыганы күренә. Беренче сыйныфта 53, икенче сыйныфта 59 укучы укыган. Сыйныфлар 6 метрга 6 метрлы ике бүлмәгә урнашкан, 36 квадрат метрлы ике бүлмәдә 59 укуының ничек урнашуын күз алдына китерүе дә авыр. Шул ук отчетта шундый зур авылда ике генә сыйныфлы 1 мәктәп булуның сәбәбе- сыйныф бүлмәләре, уку әсбаплары җитмәү, укучылар мәктәпкә йөрмәү, дип күрсәтелә.

Шул отчетта мәктәптә укытучылар булып Якупов Хәсән һәм икенче мәхәллә имамы Габдуллин Газиз Гариф улы эшләгәне күренә. Ул чорларда Хәсәншәехта укыткан тагын бер күренекле укытучы-Түбән Кенә авылыннан Низамиев Нәби. Ул 1919 елда ук Хәсәншәехта наданлыкны бетерү өчен укытучы була.

1926 елда беренче мәртәбә җәдит ситемасында укыту башланган. Укыту урыннары шәхси йортлар булган. Берсе-Шакир Сабирҗаны йорты, икенчесе Әхмәтгалиев Миннемулла йорты. Ул ике этажлы булган. Өченчесе Сибгат Гыйльмулласы йорты. 1929 елга кадәр шушы урыннарда укыганнар.

1929 елда авылда мәктәп салына. Авыл халкы аны “чат школа” дип йөртә. Чөнки ул авыл читендә булган.

1932-1933 уку елыннан мәктәп дүрт сыйныфлык программа белән башлангыч мәктәп булып эшли башлый. 1939-1940 уку елында Хәсәншәех башлангыч мәктәбендә 161 бала укыган, аларны 4 укытучы укыткан, өлгереш 69%, дип күрсәтелгән. Сыйныф бүлмәләре гаҗәеп кысан, күргәзмә әсбаплары бик аз, бер сыйныфта яшь аермасы өч-дүрт ел булган балалар укый, шуңа тәртип тоту да бик авыр була. Дәһшәтле сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда да Хәсәншәех мәктәбе белем һәм тәрбия учагы булып калган.

Хәсәншәех элек-электән мәгърифәткә омтылып яши. Ә авыл мәгърифәткә сугыштан соң 1950 елда гына юл ачкан. 1950-1951 уку елларында 7 еллык мәктәп ачыла. Ул мәктәпне оештыручы, беренче директоры Әхмәтов Готоф абый була. Готоф абыйга өч мәчетне берләштереп  мәктәп итеп салу, укытуның материаль базасын булдыру, яңа коллектив туплау буенча зур эшләр башкарырга туры килә.  Ул  чын каһарман шәхес, бик оста оештыручы, авыл халкының лаеклы ихтирамын казанган кешеcе.

Хәсәншәех җидееллык мәктәбе 1961 нче елдан сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә. 1993-1994 уку елында Хәсәншәех мәктәбе урта мәктәп статусы ала. 1995 ела яңа, бөтен уңайлыклар булган типовой мәктәп файдалануга тапшырыла.

Мәктәп коллективы бүген дә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлы эшли. Киләчәккә изге максатлар куйган белем учагы алга таба тагы да биегрәк үрләр яулар әле!