Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бәхетен читтә түгел, туган ягында тапкан

Бәхетен читтә түгел, туган ягында тапкан шәхесләр байтак Хәсәншәехта. Исемнәрен атый башласак кул бармаклары гына җитмәс. Хәзер мин шундый шәхесләрнең берсе белән таныштырам. Ул-борынгы бабаларының, әтисенең эшен дәвам иткән Рөстәм Габдуллаҗан улы Хайруллин. Гаиләдә өлкән бала булып үскән егет, дүрт сеңлесенә терәк, гаиләсенә ышанычлы әти булды. Кече яшьтән авыр хезмәттән курыкмаган Рөстәм авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан бирле гомерен агросәнгатьне үстерүгә багышлады. Тырыш хезмәтен бәяләп, аңа “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелде. Шушы көннәрдә Рөстәм Габдуллаҗан улы тагын бер мәртәбәле бүләккә лаек булды: аңа “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Бөтен авыл халкы исеменнән авылдашыбызны котлыйм!